Гөлнара Габидуллина тамашачысына нинди бүләк ясаячагын һәм ни өчен утыздан соң гына кияүгә чыгуын сөйли
атар эстрадасы артисты Гөлнара Габидуллина яраткан тамашачысына бүләк ясарга җыена. Үзенең 20 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясап, Татар дәүләт филармониясендә 3 октябрьдә концерт куя. Әлегә җырчының шушы чарага әзерләнеп йөргән чагы. Гөлнара “Ватаным Татарстан” газетасы оештырган бер генә хәйрия чарасын да калдырмый. Җырчы булуы өстенә, Казан уртасында үз йорты белән яшәп ятучы уңган хуҗабикә, тырыш хатын, кадерле әни дә.